Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Хатын- кыз бәхете торадыр назлардан Суынмас хисләрдән, мәңгелек язлардан Якыннар җыелган түгәрәк учактан Учакның кайнарын татыган кочактан Хатын- кыз бәхете торадыр сөюдән Иң кайнар наз тамса йөрәге түреннән Янында сөйгәне иркәләп йоклатса Балалар тавышы "Әни" дип уятса Хатын -кыз бәхете ышаныч, өметтә Аңласаң күңелен, тормышың гөл итә Һәм үзе сайлаган уңышлы эшендә Хыялын чын итәр канатлы көчендә Хатын кыз бәхете иң гади сүзләрдә Җылылык тараткан, ягымлы күзләрдә Иркәлә син аны, яратып һич туйма Хатын- кыз бәхетле, балкыйдыр бар дөнья
Наиля Авхадиева, Дамира Саетова — Хатын кыз бэхете
«Хатын кыз бэхете» — Наиля Авхадиева, Дамира Саетова. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:19. Жанр — Поп.
