Текст песни
Чык тамчылары елмаеп, карый таң кояшына Чыбыркысын тотып, егет китә авыл башына Көту куа күрше күләм, хәл белешеп үз ара Бакчада уяна гөлләр, алма, чия кызара Мондый җәннәт кайда булсын Кемнең килсен китәсе Шул кадәрле гүзәл бит син Җәйге авыл иртәсе Мондый җәннәт кайда булсын Кемнең килсен китәсе Шул кадәрле гүзәл бит син Җәйге авыл иртәсе Елмая да тәрәзәне, ачып куя кыз бала Хәтта басуларга таба тимер атлар кузгала Каз бәбкәләр сагынышып, җыела зәңгәр күлгә Кубәләкләр очып уйный, кошлар сайраган көйгә Мондый җәннәт кайда булсын Кемнең килсен китәсе Шул кадәрле гүзәл бит син Җәйге авыл иртәсе Мондый җәннәт кайда булсын Кемнең килсен китәсе Шул кадәрле гүзәл бит син Җәйге авыл иртәсе Койма башыннан үрелеп Елмаеп тора җиләк Иркәли аны салмак җил Хәерле иртә теләп Мондый җәннәт кайда булсын Кемнең килсен китәсе Шул кадәрле гүзәл бит син Җәйге авыл иртәсе Мондый җәннәт кайда булсын Кемнең килсен китәсе Шул кадәрле гүзәл бит син Җәйге авыл иртәсе
MINGAZOV TATAR BAND — Жэйге иртэ
«Жэйге иртэ» — MINGAZOV TATAR BAND. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 2:45. Жанр — Этническая.
