Текст песни
Никтер җитми вакыт Булмый җаен табып Күптән күрешмәдек туганнар Бер кашыктан ашап Без бит бергә үскән Бер анадан туган балалар Күңел сезгә тарта Кайтам сезнең янга Минем өчен һәрчак терәк сез Чит-ят газиз булмас Янып-көеп тормас Бер-беребезгә генә кирәк без Туганлыкның җебе Барыннан да көчле Безнең йөрәк сулый бер булып Бәхет ишек кагар Кайгы урап узар Туганнар булсалар бер йодрык Күңел сезгә тарта Кайтам сезнең янга Минем өчен һәрчак терәк сез Чит-ят газиз булмас Янып-көеп тормас Бер-беребезгә генә кирәк без Кунакларга йөрик Хәл-әхвәлләр белик Исән чакта яшик шатланып Бер анадан туган Без бит бер җан, бер кан Бертуганым диеп җан атып Күңел сезгә тарта Кайтам сезнең янга Минем өчен һәрчак терәк сез Чит-ят газиз булмас Янып-көеп тормас Бер-беребезгә генә кирәк без Күңел сезгә тарта Кайтам сезнең янга Минем өчен һәрчак терәк сез Чит-ят газиз булмас Янып-көеп тормас Бер-беребезгә генә кирәк без Бер-беребезгә генә кирәк без
Азат Фазлыев — Кунел сезгэ тарта
«Кунел сезгэ тарта» — Азат Фазлыев. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:40. Жанр — Поп.
