Текст песни
Яланаяк, зәңгәр күзле сабый. Бу тормошта бик күпне аңламый. Ул дөньяда барысын белү өчен. Әнисеннән кабат-кабат сорый. Нигә, әни, бу күкләр гөлзәңгәр? Нигә сары икән бу бәпкәләр? Ник айнар көяш, нигә салкын ай? Ник кычыткан авырттыра шулай? Әйт әле, әни, кая китәләр? Бик картайгач бабайлар, әбиләр. Әйт әле, әни, кая китәләр? Бик картайгач бабайлар, әбиләр. Нигә, әни, бешерә ул ялкын? Нигә җәйдә җылы, кышын салкын? Ник бабай безнеңчә сөйләми? Нигә этләр урманда яшәми? Бу кибеттә нәрсәләр саталар? Ник төннәрен йокларга яталар? Каян кайта бу кошлар яз көне? Кем зәңгәргә буяган бу күлне? Син кушмасаң, мин чыкмам уйнарга. Текәнием бер койчың картайма. Син кушмасаң, мин чыкмам уйнарга. Текәнием бер койчың картайма. Нигә, әни, кошларга аталар? Нигә, әни, бу ине ваталар? Нигә җирдә йоклаган бу абый? Хаман сорый, хаман сорый сабый. Нәрсә яхшы була, нәрсә начар? Кай тараф, кай илтә, кайсы юллар? Һәр сорауга җаваплар бирергә. Тик әниләр барысын да белә. Әйт әле, әни, нигә кешеләр? Кай чакларда бер ялгыз яшиләр? Әйт әле, әни, нигә кешеләр? Кай чакларда бер ялгыз яшиләр? Яланаяк, көзәңгәр күзле бала. Әзерләнә тормошка атларга. Белешчәнә сораулары йөргән. Иң беренче җаваплар әнидән. Нигә төнлә бик лиләр ишетне? Нигә, әни, еладың бер көнне? Кай җирләрдән алдыгыз сез мине? Без неңә ти яратабыз сине? Кай чакта мин караңгыдан куркам. Мин, әнием, сине бик яратам. Кай чакта мин караңгыдан куркам. Мин, әнием, сине бик яратам.
Ильсия Бадретдинова — Эйт, эни
«Эйт, эни» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:16. Жанр — Поп.
