Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Йолдызларны күзли ул Күктән нидер эзли ул Әйтерсең: юк бүтән эше Саный яңгыр тамчысын Татый әрем ачысын Гади генә сәер кеше Тыңлый чишмә акканын Басуда кар ятканын Һавада болыт йөрешен Чык төшкәнен үләнгә Сөйли күрше-күләнгә Гади генә сәер кеше Кай тарафка барабыз Белмим, ашкынып Һаман атлыйбыз сизми Тормыш ташкынын Гөнаһ кылган саен Көтәбез изгелек Ә ул яши тәмен белеп Һәр мизгелнең Күбәү чакта көчле без Мәңге яшәр төсле без Иң дөресе — безнең сукмак Нидер эзләп атлыйбыз Үзебезне саклыйбыз Бәхет белән алтын уртак Без барысын беләбез Сәерләрдән көләбез Изгеләр битлеге киеп Ә ул яши бүтәнчә Төшләрендә күргәнчә «Мин бәхетле бүген», диеп Кай тарафка барабыз Белмим, ашкынып Һаман атлыйбыз сизми Тормыш ташкынын Гөнаһ кылган саен Көтәбез изгелек Ә ул яши тәмен сизеп Һәр мизгелнең Яшәү диеп атыйбыз Нидер эзләүне Язмыш белән аклыйбыз Хәер эстәүне Иртәгәсе көнне Көтәбез шикләнеп Сәерләрдән куркып Яшибез бикләнеп
Ильсия Бадретдинова — Сэер кеше
«Сэер кеше» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:49. Жанр — Поп.
