Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Күп тапкыр әйттеләр: син көчле юлыңда булганда Күрсәтмә күз яшьне ватылган күңелең тулганда Киткәннәргә дәшмә, эзләмә үткән көн җылысын Син түгел, башкалар юлларда абынып егылсын Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам Ни булса да - бүген яратам, яратам, яратам Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам Ни булса да - кичә, мин бүген яратам, яратам Әйттеләр: саташма, сине бит күптәннән саттылар Син генә белмисең: сиңа күпме пычрак аттылар Дошманыңны сөеп, кочаклашып җырлап йөргәндә Син яттың егылып юлларда, абынып үлгәндә Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам Ни булса да - бүген яратам, яратам, яратам Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам Ни булса да - кичә, мин бүген яратам, яратам Дошманнар шатланды: юллардан аердык, диделәр Очмагыз бергәләп, канатны каердык, диделәр Ни булса да - бүген син, йолдызым, минем күгемдә Юлдашым, күз яшем, мин атлыйм ялгызым бүгенгә Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам Ни булса да - бүген яратам, яратам, яратам Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам Ни булса да - кичә, мин бүген яратам, яратам Ни булса да — кичә, мин бүген яратам, яратам
Ильсия Бадретдинова — Яратам
«Яратам» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:52. Жанр — Поп.
