Текст песни
Эссе бөткән чакта, Кояш байыр якта, Көтү кайтыр вакытта җитә. Туктап эшләреннән, Капка төпләрендә, Әби белән бабай ял итә. Туктап эшләреннән, Капка төпләрендә, Әби белән бабай ял итә. Шәйге матур кичтә, Артык дәшешмичә, Аңлашырга ярты сүз җитә. Өткәннәрне уйлап, Кайчагыңны сулап, Әби белән бабай ял итә. Өткәннәрне уйлап, Кайчагыңны сулап, Әби белән бабай ял итә. Ярты гасыр бергә, Әллә ниләр күргән, Төрле чаклар булган, үткәннәр. Икәү бергә-бергә, Түзеп шул гомергә, тормыш Йомгакларын сүткәннәр. Икәү бергә-бергә, Түзеп шул гомергә, тормыш йомгакларын Сүткәннәр. Ğabigina уйлар, Кайтырмы балалар, Мунчаны ягасы иртәгә. Еллар бик тиз үтә, Оныклар да үсә, Алар саны җитте бистәгә. Еллар бик тиз үтә, Оныклар да үсә, Алар саны җитте бистәгә. Ага вакыт, ага, Көннәр күзгә таба, Тыныч тормышларга ни җитә? Авыл кичләрендә, Капка төпләрендә, Олуг бир мәхәббәт ял итә. Авыл кичләрендә, Куеп иңне-иңгә, Олуг бир мәхәббәт ял итә. Олуг бир мәхәббәт ял итә. Олуг бир мәхәббәт ял итә.
Ильсия Бадретдинова — Эби-бабай
«Эби-бабай» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:49. Жанр — Поп.
