Текст песни
Көңелнең тулган чагы, яңа сагышу чагы. Кемдер китә, кем кала. Кайгыларга уралып, сагышлардан моңалып, Кемдер юлга кузгала. Ике урман арасы безгә кая барасы, Кемнәр юлны күрсәтер? Адашмыйча атларга, бирешмәскә ятларга Безне кемнәр өйрәтер? Әй, төнге юл, адаштырма, Безгә ерак барасы. Сагышу чагы утында Килә бәхет табасы, Килә бәхет табасы. Юлда көтә ялгызлык, адым саен яуызлык, Төнне дә йолдыз сана. Ышанмыйча сүзләргә, сагыш тулы күзләргә, Аптыйбыз алга карап. Ике урман арасы безгә кая барасы, Кемнәр юлны күрсәтер? Адашмыйча атларга, бирешмәскә ятларга Безне кемнәр өйрәтер? Әй, төнге юл, Адаштырма, безгә ерак барасы. Сагышу чагы утында Килә бәхет табасы, Килә бәхет табасы. Ай сүнмәсә төнләрдә, була юлны үтәргә. Сагышны эчкә йотып. Сер бирмичә ятларга, ай сүнсә дә атларга, Йөрәкне кулга тотып. Ике урман арасы безгә кая барасы, Кемнәр юлны күрсәтер? Адашмыйча атларга, бирешмәскә ятларга Безне кемнәр өйрәтер? Әй, төнге юл, адаштырма, Безгә ерак барасы. Сагышу чагы утында Килә бәхет табасы, Килә бәхет табасы. Көңелнең тулган чагы, яңа сагышу чагы. Кемдер китә, кем кала. Кайгыларга уралып, сагышлардан моңалып, Кемдер юлга кузгала. Ике урман арасы безгә кая барасы, Кемнәр юлны күрсәтер? Адашмыйча атларга, бирешмәскә ятларга Безне кемнәр өйрәтер? Әй, төнге юл, адаштырма, Безгә ерак барасы. Сагышу чагы утында Килә бәхет табасы, Килә бәхет табасы.
Ильсия Бадретдинова — Кунел
«Кунел» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 6:14. Жанр — Поп.
