Текст песни
Тау башына гөл ултырттым, кемнәр өзәр чәчәген? Берәр кеше беләме икән бу елның киләчәген? Ил башы алышында дип кемнәр генә сөйләми. Президент шайтан булса да безгә берни үзгәрмәй. Кояш чикта мактаныштан хәзер чыга сабадан. Безнең ауылдан да чыкса мик безгә ярамаган. Эх, замана, замана алга бара. Иртәсен хоккей уйнайбыз, кич китәбез футболга. Эшләп баеп булмый хәзер, вәт уйнап баеп була. Әлә миллион еврогадыр кара кышап беттләр хәзер Футболчылар. Йөргән хатыннар күп диеп, ирләр мактана. Акыллы хатын дәшмичә ике ир белән тора, Вәт. Анаңны ди көннәр буе, җаным ди ятыннарга. Без рәматур яшибезме сугышмаган көннәрдә? Колхоз базарында йөрдем, алыр нәрсә калмады. Бу ел җәй чишенеп беттек, салыр нәрсә калмады. Егерме чиләк ултырттым, казып алдым ун чиләк. Бакчага бәрәңге түгел, банан чәчергә кирәк. Мөҗит үсәдер, Аптыраган инек. Бәрәңгене ҡыр ташый, әрмәннәр карбыз ташый. Үзбәкләр ирек саталар, татарлар башын ташый. Әннә килә автомобиль, тиягәннәр тал тирәк. Хатын белән торган иргә һәйкәл куерга кирәк. Өйләнәм дип салды берәү, янына кәләтләр. Яхшы хатын таба алмый бөтен җирдә. Ринат сөяә Әлфияне, Әлфиәсе Шамилне. Шамиле түбтән ярата Изис белән Камилне. Алмагачның ботагында ике сары сандугач. Көн саен яратышалар кредитлары булмагач. Кредит алганнарың веччә чыгарып бетте инде. Әннә килә автомобиль, тиягәннәр бутыйлар. Яз көне юл салалар да җәй көне ремонтлыйлар. Бездә мотор турмыш диеп яздылар гәзитләргә. Алар язган мотор тормыш кайчан килә безгә дә? Әннә килә автомобиль, әллә ак, Әллә кара. Кара коңгыр үлеп бетте, Бу дөнья кая бара?
Ильсия Бадретдинова — Такмаклар
«Такмаклар» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:44. Жанр — Поп.
