Текст песни
Дуслык дигән нәрсе бармы соң ул? Дустым дигән кеше дусмы икән? Әллә инде файда алыр өчен Уйланылган ялган сүз мекән? Кемдер дуслык саклап, ут ка керә, Биш диенен ярып, бүлешә, Ә кайберәүләр дустын ташлап китеп, Байлык эзләүенә керешә. Яхшы эшләр күбрәк эшлә ン ス ә дә, Онытылмый сирәк яманы. Авыр була, Йөрәкләргә үтә. Шунды инде хәзер заманы. Ничә еллар бергә үткәрелгән, Күпме юллар бергә үтелгән, Якын күргән газиз кешеләрдән Яхшылыклар өмет ителгән. Кеше китә, Уйлар, хисләр кала. Дуслар китә, Бушлык күңелдә. Матур итеп китә белгән генә Үз вәхетен табар һәр җирдә. Дуслык дигән нәрсе бармы соң ул? Дустым дигән кешең дусмы икән? Әллә инде файда алыр өчен Уйланылган ялган сүз мекән?
Марат Эксанов — Дуслык турында... (Шигырь)
«Дуслык турында... (Шигырь)» — Марат Эксанов. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 1:42. Жанр — R&B.
