Текст песни
Мин бу юлны үз ирегем белән сайладым Ике кулымны киң җәйдем дә азатлыкны таптым Бабаларым тир түгеп, безгә юл ачкан Шуларга дога кылып, алга барыйк, туган! Өметемне беркайчан сатмадым, авыр көннәр үтәр дип Намусымны беркайчан бирмәдем, матур көннәр җитәр дип! Халкым беркайчан тезләнми чөнки бу Татарстан! Чөнки бу Татарстан! Атлыйм мин бу дөньяда чикләрне сизмичә Җимерәм киртәләрне көчсезлеккә бирешмичә! Татарым газапланганда йөрәгем әрни минем Гаепле җәзасын алсын, аналарның күз яше акмасын! Өметемне беркайчан сатмадым, авыр көннәр үтәр дип Намусымны беркайчан бирмәдем, матур көннәр җитәр дип! Халкым беркайчан тезләнми Чөнки бу Татарстан! Чөнки бу Татарстан! Чөнки бу Татарстан! Чөнки бу Татарстан! Чөнки бу Татарстан! Өметемне беркайчан сатмадым, авыр көннәр үтәр дип Намусымны беркайчан бирмәдем, матур көннәр җитәр дип! Өметемне беркайчан сатмадым, авыр көннәр үтәр дип Халкым беркайчан тезләнми — чөнки бу Татарстан!
AZAGIR — Татарстан
«Татарстан» — AZAGIR. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 2:55. Жанр — Поп.
