Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
"КАЙНАР БОЛЫТ" 1 Болытларга "ут капкан"ын күрдем, Син дә күрдеңме? Сүнәр-сүнми янган кояшка син - Ялкын өрдеңме? Синең куллар түгел бүген мине- Җилләр иркәли... Җиңнәренә синең назың сеңгән - Тойдым үтәли... Куш-та: Кайнар болыт, кайнар болыт, кайнар болыт... Оныт дисен аны… Оныт. Оныт. Оныт... Оныталмыйм,гаепләмә,"кайнар"болыт, Булмый аны онтып, онтып булмый. ( булмый онытып…) 2 Кичә яуган яңгыр синме соң ул? Әллә тоелды... Һәр тамчысы тәнем аша узып - Җанга уелды... Таңда торып чыкта йөргән идем, Син дә йөрдеңме? Гел кайнарга ияләшмәсен дип, Туңга төрдеңме? (бридж) Әле дә ничек өшемидер җаннар, Зәһәр суыктан... Синең җылың тамып тора миңа- "Кайнар" болыттан... Куш-та: Кайнар болыт, кайнар болыт, кайнар болыт... Оныт дисен аны… Оныт. Оныт. Оныт... Оныталмыйм,Гаепләмә,"кайнар"болыт, Булмый аны онтып, онтып булмый. ( булмый онытып…) булмый онытып… (Айгөл Саетгалина)
Ильсия Бадретдинова, Айдар Галимов — Кайнар болыт
«Кайнар болыт» — Ильсия Бадретдинова, Айдар Галимов. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:36. Жанр — Поп.
