Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Таң кояшы нурлар сибеп Көлгән чакта, Күңелемдә җырлар туа Синең хакта. Җырлар илтсен сиңа минем Назларымны, Илтсен сиңа назлар тулы Язларымны. Елга, тугайлар — синең өчен, Кырлар, тургайлар — синең өчен. Җир һәм йолдызлар — синең өчен, Сөюең калсын минем өчен. Синең өчен ал гөлләрем Чәчәк ата, Сандугач та сайрап туймый Синең хакта. Исемең яңгырый бер моң булып Тирә-якта — Мин бәхетле бу дөньяда Син бар чакта. Елга, тугайлар — синең өчен, Кырлар, тургайлар — синең өчен. Җир һәм йолдызлар — синең өчен, Сөюең калсын минем өчен.
Айрат Ганиев — Синең өчен
«Синең өчен» — Айрат Ганиев. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 2:50. Жанр — Поп.
