Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Мин егерме яшем тулган көнне Үлеп калдым сугыш кырында. Мине хәзер таштан ясадылар, Һәйкәл итеп бер зур урынга. Газиз әнкәй елый дәшмисең дип. Мин бит солдат таштан коелган. Яшь йөрәгем чит ил туфрагында Җир куйнына кереп уелган. Мин сөйләшмим мин тик җырлыйм гына. Көем минем йомшак җил генә. Мин җырлармын мәңге мин көйләрмен Имин булсын туган ил генә! Имин булсын илем диеп үлдем Мин егерме яшем тулганда. Үлем үкендерми туган илем, Ватандашлар исән булганда. Бөек җиңү көнен күрә алмыйм, Ут эчендә үлем алдым мин. Рәхмәт, ватандашым, бүген миңа Таштан коеп һәйкәл салдың син.
Айрат Ганиев — Һәйкәл җыры
«Һәйкәл җыры» — Айрат Ганиев. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:30. Жанр — Поп.
