Текст песни
Тормыш каккан чаклар аздан түгел Бәргеләнеп елый кайчак күңел Авырлыктан бетә соңгы көчем Ярдәм кулын суза якын кешем Кабат туам җылы сүзләреннән Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән Ул маягым тормыш юлларында Юк, бирешмим давыл, буранына Уйларымның очын тапмый йөрим Әллә нидән җаным өши, белмим Бар җылысын өреп минем өче Назга төрә шулчак якын кешем Кабат туам җылы сүзләреннән Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән Ул маягым тормыш юлларында Юк, бирешмим давыл, буранына Шатлык килсә бүләм аның белән Миннән ныграк сөенәсен беләм Анда гына күрәм бәхет төсен Бәхетемнән өстен якын кешем Кабат туам җылы сүзләреннән Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән Ул маягым тормыш юлларында Юк, бирешмим давыл, буранына Юк, бирешмим давыл, буранына
Элвин Грей — Якын кеше (Тат.)
«Якын кеше (Тат.)» — Элвин Грей. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:21. Жанр — Поп.
