Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгърем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгыраган шул кылларда… Бер-бер үтте елларым. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, еладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Аһ, терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Үтте айлар, үтте еллар Түзмәдем мин, еладым. Үтте айлар, үтте еллар Син сазыңны уйнадың.
Yummy Music Band, IL'GIZ — Син сазыңны уйнадың
«Син сазыңны уйнадың» — Yummy Music Band, IL'GIZ. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:54. Жанр — Поп.
