Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Акты ярсып, акты ташып кар сулары, Шулдыр инде язның ташып ярсулары. Акты безнең кар өстендә калган эзләр, Акты елап икәү бергә салган эзләр. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык илем, Югалту, табышларым.. Син — гомер агышларым. Язлар килә, язлар китә, сулар ага, Айлар ага, еллар ага, сулар ага. Айларның да, елларның да, суларның да Агышыннан эзләр кала, эзләр кала. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык илем, Югалту, табышларым… Син — гомер агышларым. Менә инде кырлар гөрләп чәчәк атты, Жәйге нурлар уйный гөлләр арасында. Ага сулар, ага айлар, ага еллар, Сине күрәм айлар, еллар карашында. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык илем, Югалту, табышларым.. Син — гомер агышларым. Син — гомер агышларым… Син — гомер агышларым…
Yummy Music Band, Руслан Закиров — Кышкы романс
«Кышкы романс» — Yummy Music Band, Руслан Закиров. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 5:14. Жанр — Поп.
