Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Кәккүк кычкыра сирәк кенә, Сагынуын сөйләп кенә. Килсәң иде, иркәм, яныма Көлемсерәп кенә. Эзләдем, бәгърем, сине, Еллар буе тилмереп; Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп. Зәңгәр чишмәләр чылтырап ага, Нур сибә кояш көлеп; Алмагачлар ак шәл ябынган, Иркәм, синең кебек. Эзләдем, бәгърем, сине, Еллар буе тилмереп; Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп. Минем юлыма якты нурлар Алып кил күбрәк итеп; Исле гөлләр өзеп бирермен Сиңа бүләк итеп. Эзләдем, бәгърем, сине, Еллар буе тилмереп; Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп.
Yummy Music Band, Эльмира Калимуллина — Эзләдем, бәгърем, сине
«Эзләдем, бәгърем, сине» — Yummy Music Band, Эльмира Калимуллина. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:25. Жанр — Поп.
