Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачым, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда?Показать полностью.. Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне Кемнәр юатыр инде. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үлгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә.
Рустем Мухаметзянов, Alex Piletski — Жомга
«Жомга» — Рустем Мухаметзянов, Alex Piletski. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 2:21. Жанр — Фолк.
