Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Баш түбәсен каплый чебеннәр өермәсе Күзләр югалта төсен онытып иртәгәсен Ул белми күпме түзәр соңгы кояшы сүнәр Иң куркыныч фәрештә тизрәк җибәр агулы хәбәр Үз читлеген ватан диеп атаучылар Ризык бирүче кулны тешли канатып ими Бу мәгарәгә агыла нәфесен сатучылар Хисен үтерүчеләр намусны көчләүчеләр Үз ялкының саклап булмагач явыз бүреләр Никтер үрелә кешенекенә Үрмәләп пәрәвездә син бирә күрмә өмет Ялганны сизә алмасаң соңгы сүзләреңне сөрт Җәлләмә җимер тәнемә тутыр төтен Ялап гөнаһ иреннәрен яса мине бөтен Бу матур хикәя башлана гына әмма Тамаша тәмам пәрдә ябыла Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна Тамаша тәмам юдыртам яра Кем син? Нигә минем дөньяда? Мин биредә берүзем, берүзем генә Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна Тамаша тәмам юдыртам яра Кем син? Нигә минем дөньяда? Мин биредә берүзем, берүзем генә Ул җырлый үз-үзенә мәрсия Бәхил бул иркәм мин сине бүтән тере итмәм Кабер балчыгы дымлы Коры чирәм кәфенлеккә төрелгән кан тамырына иңгән Кара кан агыза kick and snare аралаш Бу кайнар күз яшьләре дә аны җылыта алмас Уйлап чыгарылган дөньяның бердәнбер кунагы Ул сиңа күрсәтер ләззәтнең кире ягын Усаллык аңа бик килешә иде Ул сәхнәдә яши куркуны яшерер өчен һәр җылы кулны ялый сөюдән мәхрүм көчек Белми туктарга елап ничек 36 тирән яра 36 ялган битлек 36 вәгъдәнең хәзер аңламый кирәклеген Бәхтен эзләп адашкан кешене бүтән танымыйм Беркем булалмаган өчен гафу ит мине Назыйм Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна Тамаша тәмам юдыртам яра Кем син? Нигә минем дөньяда? Мин биредә берүзем, берүзем генә Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна Тамаша тәмам юдыртам яра Кем син? Нигә минем дөньяда? Мин биредә берүзем, берүзем генә Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт Җәлләми вакыт үтерә вакыт Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт Тезләнеп алдыңа мин сорыйм вакыт Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт Җәлләми вакыт үтерә вакыт Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт Тезләнеп алдыңа мин сорыйм вакыт
УСАЛ, Jrpjej — Тәззәл
«Тәззәл» — УСАЛ, Jrpjej. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:03. Жанр — Рэп и хип-хоп.
