Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. Без йөзәбез менә шашкан кебек, Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп, баштан ашкан кебек. Мин китәргә тиеш таңга чаклы, Ә бу кичә кабатланачакмы? Кабатланачакмы бу кичә - Китә алмыйм шуны белмичә. Тирбәләбез, бу җир – бишек. Юк, ул көймә... Без барабыз ишеп. Кеше кулы койган матурлыклар Безнең белән бара тирбәлешеп. Бездән соң да шулай барачакмы? Бу диварлар мәңге калачакмы? - Меңләп сорау, меңләп уй кичә... Китә алмыйм шуны белмичә. Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? Яңгырармы анда безнең көйләр? Кабатланачакмы шушы кичтә Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр? Безнең дәвам шулай яначакмы? Арып-талып уйга калачакмы? Китә алмам, дөнья: Юк! - дисә, Китә алмыйм шуны белмичә. Кеше бәхетенә җиткән хәтле Саклармы җир затлы хакыйкатьне, Ялган матурлыкка төрмичә? Китә алмыйм шуны белмичә. Меңләп сорау, меңләп уй кичә... ...Киләчәккә бара алмый кеше, Бара алмый шуны белмичә.
УСАЛ — Китә алмыйм Skit
«Китә алмыйм Skit» — УСАЛ. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 1:32. Жанр — Рэп и хип-хоп.
