Текст песни
Күзгә каршысына басамын да Әнкәй Синең белән сөйләшәм. Шул ук күзләр, Шул ук җырчыклар. Еллар үткән, мин дә үзгәргән. Әнкәй, Ә син хәтерлисең микән? Хәтерлисең, күзләр яшьләнә. Әйтеп аткан идем кызуланып, Тирәтмә син мине яшәргә. Менә ни, Ул көн килеп җитте. Миңа бүген нәкъ шул сүзләрне Күзләремә карап улым әйтте. Белсә нидә ничек түзгәнне. Әнкәй, бәгерем, Әгәр булдыр алсаң, кичер Мине, тиле кызыңа. Аңлатсам да сүзләр Җитмәс сизәргә. Кучаклыңда елыйм улыңа. Әнкәй, Менә бүген минем искә төште. Улчак миңа унбиш яшь иде. Жәйге төннең үткәнен дә сизми иртә белән генә Керелде. Ә син, әнкәй, ә син, әнкәй, күз дә катмагансың. Каршы алдың мине ишектән. Елый-елый тергәгәнең әле менә хәзергедәй Ишетәм. Ул чак мин үз-үземә бик зур үскән кебек тоелдым. Ничек инде син мине аңламыйсың? Әнкәй, мин бит инде хәзер зур булдым. Әнкәй, бәгерем, Әгәр булдыр алсаң, кичер Мине, тиле кызыңа. Аңлатсам да сүзләр Җитмәс сизәргә. Кучаклыңда елыйм улыңа. Хәер, әнкәй, Мондый хәтирәләр Яши-яши шактый җыелды. Син кисәттең, Кайнар күз яшьләрең Рәнҗеш булып миңа коелды. Әнкәй, Бәгерем, әгәр булдыр Алсаң, кичер мине, тиле Кызыңа. Аңлатсам да сүзләр Җитмәс сизәргә. Кучаклыңда елыйм улыңа. Гафу ит, Әнкәй.
Ильсия Бадретдинова — Гафу ит, энкэй
«Гафу ит, энкэй» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:17. Жанр — Поп.
