Текст песни
Кемгә шатлык, кемгә сагыш? Кар яуа бөтерәлеп. Әнкәй йөре иләк белән, он иләп тора Кебек. Мин сәндерәдә утырам, мин бала гына Әле. Әнкәйнең йөзе ул чакта тулган ай гына Әле. Мин сәндерәдә утырам, мин бала Гына әле. Әнкәйнең йөзе ул чакта Тулган ай гына әле. Жырлый-жырлый камыр изә, дөрли-дөрли Яна мич. Мин үрелеп, токлаш урлыйм. Чи булса да тәмле иш. Әнкәй мине ачуланмый, елмаеп кына Кала. Аш пешкәнне көтеп торсаң, ни буласың, Әй бала? Әнкәй мине ачуланмый, елмаеп кына Кала. Аш пешкәнне көтеп торсаң, Ни буласың, һәй бала? Кар яуа хәтер төрендә, аклыкта Арткан сыман. Әнкәй иртә-иртүк торып, мичен агарткан Сыман. Мин сәндерәдә утырам, мичләр ап-ак, Өй жылы. Әнкәй, миңа озын әкият сөйлә әле Бу юлы. Мин сәндерәдә утырам, мичләр ап-ак, Өй жылы. Әнкәй, миңа озын әкият сөйлә әле Бу юлы. Кар яуа, Кар бөтерелә, Яңа яуган кар исе. Әнкәй мичтән алып куйган кабартма исе Төсле. Ул чакта борчулар сабый, Мин бала гына әле. Ул чакта әнкәйнең йөзе тулган ай гына Әле. Кемгә шатлык, кемгә сагыш? Кар яуа бөтерәлеп. Әнкәй йөре иләк белән, он иләп тора Кебек. Мин сәндерәдә утырам, мин бала гына Әле. Әнкәйнең йөзе ул чакта тулган ай гына Әле. Мин сәндерәдә утырам, мин бала Гына әле. Әнкәйнең йөзе ул чакта Тулган ай гына әле.
Ильсия Бадретдинова — Эниемнен яшь чагы
«Эниемнен яшь чагы» — Ильсия Бадретдинова. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:47. Жанр — Поп.
