Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
И аккошым, аккошым, Җырым сиңа багышлыйм. Ярый сине очраттым Җирдән үтеп барышлый. И аккошым, аккошым, Күлдә йөзгән таң кошым, Син йөрәгем түрендә, Син үзең таң балкышы. И аккошым, аккынам, Ак көмештер канатың. Синле булган өченгә Мин дөньяны яраттым. Аккошыма сокланам, Күрми торсам уфтанам, Син боексаң боегам, Син шатлансаң шатланам. Айрылышсак нишләрмен, Җиде дәрья кичәрмен. Сине сагынып узар Иртәләрем, кичләрем. И аккошым, аккынам, Ак көмештер канатың. Синле булган өченгә Мин дөньяны яраттым.
Булат Гатауллин — Аккошым Original Soundtrack к спектаклю «Куркак Батыр» театра Г. Кариева
«Аккошым Original Soundtrack к спектаклю «Куркак Батыр» театра Г. Кариева» — Булат Гатауллин. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:03. Жанр — Поп.
