Текст песни
Күлләвекләр өсте боз Ки өстеңә. Суыта Инде вакыт тыр мөгаен Экспресс. Эспрессо. Тартам Кабат тартам кайчакларын Баш тартмаслык бәйлелегем Юеш шырпы кабы кебек Юешләнгән күзләрең Мин кайтырмын үткәннәргә Җинаятең эзләреңнән Тимер кошның карынында Син кайтырсың бәйрәмнәрдә Мөнәсәбәт. Төшкән сәдәф Тап бер сәбәп сәгатьләрдә Тап бер сәбәп язмас өчен Күрешмәскә бер мең сәбәп Ваемсыз яшьлегем тәмам Таш йөрәгем тотмый җылы Һәм мин ягам бер-бер артлы Көннәремнең утынын Мин чыгармын соңгы булып Җәрәхәтсез бу янгыннан Аяк асты кар боткасы Елга булып ага февраль Кар караңгыда Беркем күрмәгән вальс Хәтер идәннәре Җимерелгән асфальт Ела еллар дәверенә Язмыш таңнарың атмаса Мин калырмын хаклы булып Җир шары туктаса Тик әле дә, әйләнә җир шары Ходай кушса көннәрдән бер көнне Очрашырбыз тагын Тик әле дә, әйләнә җир шары Ходай кушса көннәрдән бер көнне Очрашырбыз тагын Үпкәләргә җимәс һава Бир бер дәва сагышымнан Кайда китсәм дә ява Өстерәгән болытымнан Мин салырмын битлегемне Тик син, күрмәссең аерма! Кайда китсәм дә ява Кайда китсәм дә ява Кулда чатныган бокал Фальшлы вокал. Кайтаваз Сүт кыш толымнарын бүген Һәм иртәгә килер яз Язмыш калдыра эзләрен Менгән чакта үрләремә Тырнап күңел диварларын Сынган тырнаклары белән Бигайбә Каз тәне тәнемнән Кирәкмәгән flashback Тулыксыз хәтирә Шах белән мат Таҗ синеке түгел бүтән Һәм мин авам Авам битем белән Авам битем белән Авам битем белән Кышның ап-ак итәгенә Авам битем белән Авам битем белән Таҗ синеке түгел бүтән Тик әле дә, әйләнә җир шары Ходай кушса көннәрдән бер көнне Очрашырбыз тагын Тик әле дә, әйләнә җир шары Ходай кушса көннәрдән бер көнне Очрашырбыз тагын
Шакур, Венера Ганиева — Бигайбэ
«Бигайбэ» — Шакур, Венера Ганиева. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:39. Жанр — Рэп и хип-хоп.
