Текст песни
Өч көн, Өч төн киң булында яуш яңрады. Мәскәү белән Казан явы кыш сынады. Таң атганда Мәскәү явы өстен калды. Бер Ходаем бәхәс ахырын шулай кылды. Казан ханы бу язмыштан гыйбрәт алды. Аллаһыдан сынал түшкәнен аңлады. Соңгы теләгең бармы дип хәбәр килде. Хан Барчага гөзерем бар дип белдерде. Пәлгасының айванында хан күренде. Думбра чиртеп вассыятын ул көйләде. Думбра чиртеп вассыятын ул көйләде. Зикрый моңнар төрле тарафка яңрады. Татар һәм рус гаскәрләре тып-тын калды. Татар һәм рус гаскәрләре тып-тын калды. Тыңлаганның барчалары тубыкланды. Бу тәкъдирнең ачысына зар егылады. Бу тәкъдирнең ачысына зар егылады. Бу тәкъдирнең ачысына зар егылады. Икенче ки тыңлаганда барча шашты. Кемме көлде, кемме биеде, жырлады. Кемме көлде, кемме биеде, жырлады. Кемме көлде, кемме биеде, жырлады. Өченче ки бик сагышлы яңгырады. Аерылышу мизгелләре якынайды. Аерылышу мизгелләре якынайды. Аерылышу мизгелләре якынайды. Казан ханы кинәт көен тәмам Итте. Гаскәриләр зикрый моңнан аенып китте. Гаскәриләр зикрый моңнан аенып китте. Шунда Ходай Казан ханын ак әш итте. Хан еракка Сөсле күлгә очып китте. Хан еракка Сөсле күлгә очып китте. Хан еракка Сөсле күлгә очып китте. Ханзадәләр шунда туып яши, диләр. Илгә кайту өметләрен өзми, диләр. Илгә кайту өметләрен өзми, диләр. Илгә кайту өметләрен өзми, диләр.
Кадим Әлмәт — Казан ханы язмышы
«Казан ханы язмышы» — Кадим Әлмәт. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:19. Жанр — Этническая.
