Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Каләм йөрде, тәкъдир язды бән фәкыйрьнең башына, Түзмәенчә һич чара юк бер Ходайның эшенә. Лашманчы булып киткәндә, калды әйтер сүзләрем, Агач килеп басканнан соң, күрмәс булды күзләрем. Имән агачын кискәндә, ак беләкләрем талды, Имән агачы астында газраил җаным алды. Саескан кайда кычкыра? Биек нарат башында; Зәйнетдинне сорасагыз – усак агач астында. Лашман булып йөри-йөри, ак беләгем каралды, Агач килеп басканнан соң, йөрәк-башым кан алды. Кичү суы буйларында үрдәк йөрер тезелеп, Лашманчылар кайтканнан соң, әнкәм йөрер тилмереп. Кичү сулары тирәндер, әйләнәсе тирәктер, Алла язган, Ходай кушкан, риза булмак кирәктер. Газиз улмыш күршеләрем, миннән бәхил булыңыз, Исләрегезгә төшереп, хәер-дога кылыңыз!
Кадим Әлмәт — Лашманнар Бәете
«Лашманнар Бәете» — Кадим Әлмәт. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:55. Жанр — Этническая.
