Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Усман паша фәрман алды, Солтаннан вәкаләт алды; Александыр картуз салды ла, Бу көн, аман, Усман паша каршысында. Усман паша утыргычы, Алтын мәллә тотынгычы; Ике гаскәр кисештеләр, Бу көн, аман, Дунай сывын тутыргынчы. Мохтар паша сугыш ачты, Башында яшел чалмасы; Дошманга гаскәрен сатты ла, Бу көн, аман, бар микән аның Алласы. Яңгыр тик йәдрә явадыр, Дунайның сывы ашалый; Мәскәү гәзите язадыр ла, Бу көн, аман, Усман паша киселде, дип. Өегезнең ишекләрен ни күрсәгез дә ачмагыз; Мәскәү явы килсә килер лә, Бу көн, аман, хак мөселманнар качмагыз. Гаскәремне куйдым базга, Тупларымны салдым сазга; Мәскәү явын җиңер идем лә, Бу көн, аман, Мухтар паша сатылмаса.
Кадим Әлмәт — Усман Паша
«Усман Паша» — Кадим Әлмәт. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 5:32. Жанр — Этническая.
