Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Ә без үстек Үткәннәрдә калды Бәбкә үлән баскан су буе Төнлә тереләсе уенчыклар Таң җиленең назлап үбүе. Әлли-бәлли бәбкәсе Кая киткән әнкәсе Каенлыкка җиләккә Айсылуга бүләккә. Айсылуы калада Күңелләре далада Әлли-бәлли әнкәсе Үсте бәбкәсе. Йөгерә-йөгерә үзәннәрдән Чәчләремне җилләр тарады, Ак чәчәкле сабый чагым Эзләрендә нурын калдырды. Очар коштай кайтып киләм Хатирәләр әйдә яңарсын, Еллар аша әнкәй дәшә Башыңа ки, балам, туңарсың. Ә без үстек. Әкият битендә Җыерчыклы эзләр күренде Балачакның сырлы капкасына Еллар аша богау эленде. Әлли-бәлли бәбкәсе Кая киткән әнкәсе Каенлыкка җиләккә Айсылуга бүләккә. Айсылуы калада Күңелләре далада Әлли-бәлли әнкәсе Үсте бәбкәсе. Йөгерә-йөгерә үзәннәрдән Чәчләремне җилләр тарады, Ак чәчәкле сабый чагым Эзләрендә нурын калдырды. Очар коштай кайтып киләм Хатирәләр әйдә яңарсын, Еллар аша әнкәй дәшә Башыңа ки, балам, туңарсың.
Сюмбель Киямова — Без үстек
«Без үстек» — Сюмбель Киямова. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 5:48. Жанр — Классическая.
