Текст песни
Ничә ел инде хатын туган көн җиткән саен кабатлый Бер үк сүзне һаман да. Дусларына син кара, хатыннары өр-яңа төренгәннәр Кыйбатлы туннарга. Ялган өстенә ялган вәгъдәләреннән туйган, Ышанмыйм инде бүтән мин сиңа. Үзәккә үтте хатын, төн йокысын югалттым, Киттек хатынга шул тун алырга. Шуба-дуба алып бирдем хатынга, Ике йөз мең акчаны салгандай булды суга. Шуба-дуба хыялда иде Куба, тик бу тун белән Куба калды инде хыялда. Тик бу тун белән Куба калды инде хыялда. Ял җиттеме тун кия, утырмый хатын өйдә, Бармаган җире калмады инде. Бер нәрсә җанны кисә, көсә дә җилләр исә, Кайтарырга иде барсын кире. Хатымның башы китте, миңа игътибар бетте, Шуба-дуба һаман да телендә. Түзәргә туры килә, чөнки тынычлык өйдә, Ни булыр киләсе туган көндә. Шуба-дуба алып бирдем хатынга, Ике йөз мең акчаны салгандай булды суга. Шуба-дуба хыялда иде Куба, тик бу тун белән Куба калды инде хыялда. Тик бу тун белән Куба калды инде хыялда. Шуба-дуба алып бирдем хатынга, Ике йөз мең акчаны салгандай булды суга. Шуба-дуба хыялда иде Куба, тик бу тун белән Куба калды инде хыялда. Тик бу тун белән Куба калды инде хыялда.
Булат Байрамов — Шуба Дуба
«Шуба Дуба» — Булат Байрамов. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:39. Жанр — Поп.
