Текст песни
Туган якта балачагым көтә кебек Алларыма яланаяк чыга көлеп Ипи суза, кибән башын ашап куйган Сабый чакның шул ипие чыкмый уйдан Авызлардан сулар килә, төшсә искә Онытырлык түгел аның тәмен һич тә Нинди генә ризык төрми табын түрен Балачакның шул ипие җитми бүген Каймак ягып, шикәр комын өскә сиптек Ипи тотып уйнарга дип чыгып киттек Дус-иш белән аны икәү бүлә идек Ипи тәмен, аның көчен белә идек Авызлардан сулар килә, төшсә искә Онытырлык түгел аның тәмен һич тә Нинди генә ризык төрми табын түрен Балачакның шул ипие җитми бүген Хәтирәләр ал тасмага җанны урый Нишләп икән балачакка кайтып булмый Кайтыр юллар бар дисәләр җир читеннән Авыз итми калмас идем шул ипидән Авызлардан сулар килә, төшсә искә Онытырлык түгел аның тәмен һич тә Нинди генә ризык төрми табын түрен Балачакның шул ипие җитми бүген Авызлардан сулар килә, төшсә искә Онытырлык түгел аның тәмен һич тә Нинди генә ризык төрми табын түрен Балачакның шул ипие җитми бүген Балачакның шул ипие җитми бүген Нинди генә ризык төрми табын түрен Балачакның шул ипие җитми бүген
ИлСаф — Балачак ипие
«Балачак ипие» — ИлСаф. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:34. Жанр — Поп.
