Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Син һәркемгә тансык, шатлык кебек, Җилкәнгә — җил, тамчы туфракка. Ишетәмсең, сөйли җылы яңгыр Синең хакта?.. Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли, Дулкынлатып яшел үзәнне; Алтын кылдан күпер суза кояш Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне! Күк күгәрчен менә синең юлга, — Нурларыңның бардыр кирәге. Ерак тавышыңнан сине эзләп, Болытларга тия йөрәге!.. Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли, Дулкынлатып яшел үзәнне; Алтын кылдан күпер суза кояш Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне! Йолдызларга сине күтәрәм мин, Юллар ерам җилле буранда: Иң беренче булып кулым бирәм, Давыл күмсә дулкын-юрганга. Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли, Дулкынлатып яшел үзәнне; Алтын кылдан күпер суза кояш Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне! Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли, Дулкынлатып яшел үзәнне; Алтын кылдан күпер суза кояш Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне!
ИДЕЛ, Айрат Хайруллин — Синең хакта
«Синең хакта» — ИДЕЛ, Айрат Хайруллин. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 2:37. Жанр — Инди.
