Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Син минем иң якын кешемә әйләндең Бер кочак җыйдым мин теләкләр бәйләмен Яшәүнең тойдым мин тик синдә мәгнәсен Әйтелгән теләкне чынбарлык бәйләсен Беләм мин син үзең күкләрнең бүләге Тормышым үз иткән таяныч терәгем Юлымны яктыртып торучы йолдызым Син генә аңлыйсың дөньяда ай кызын Бәхеттән нурланып атсын гел таңнарың Шатлыктан биесен бәхетле җаннарың Сау булып бай булып яшә син җиһанда Елларым үтә дип син һич тә уфтанма Рәхмәтем чигелгән йөрәгем түренә Бар булган хисләрем рәхмәтле күңелемдә Син минем иң татлы иң затлы табышым Рәхмәтле Аллаһка Рәхмәтле язмышым
Наиля Шагина — Рэхмэтле язмышым
«Рэхмэтле язмышым» — Наиля Шагина. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:12. Жанр — Поп.
