Текст песни
Алтын беләзекләреңне мин кидердем түгелме? Кулларымны беләгеңә мин тидердем түгелме? Алтын йөзегемә энҗе син кидердең түгелме? Бармагыңны бармагыма син тидердең түгелме? Кушымта: Кулларыңның ныклыгы, тыныңның кайнарлыгы, Хәтерли минем җаным, хәтерли минем тәнем. Колак алкалырны да мин кидердем түгелме? Кайнар тыныңны битемә мин тидердем түгелме? Күз нурларың белән мине син тидердең түгелме? Йөрәгемә кайнар хисләр син тидердең түгелме? Кушымта: Кулларыңның ныклыгы, тыныңның кайнарлыгы, Хәтерли минем җаным, хәтерли минем тәнем.
Айдар Сулейман — Мəхəббəт дуэты (Дуэт любви)
«Мəхəббəт дуэты (Дуэт любви)» — Айдар Сулейман. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:09. Жанр — Поп.
