Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Атлар кая алып бара — Чамалыйбыз, беләбез. Ә хәзергә кара яллы Туры атта җиләбез — Тояклары чакма чага, Чакма булмый чаткысыз. Без бүген якты дөньяга Җилеп йөрер чагыбыз. Кушымта: Көмеш яллы атлар алда, Тояклары ак карда. Безнең дә атланасы бар Буран яллы атларга. Көзге алтын яфраклардан Ясарбыз әле бизәк. Без әлегә җилдерәбез, Алтыннарга кул изәп — Тояклардан очкын оча, Әйләнә йолдызларга. Йолдыз сибеп калдырабыз Безгә гашыйк кызларга. Кушымта: Көмеш яллы атлар алда, Тояклары ак карда. Безнең дә атланасы бар Буран яллы атларга. Алтын яллы атлар чаба, Алтын яфраклы юллардан. Безгә таба бәхет килә, Без барасы юлларда.
Айдар Сулейман — Атлар чаба (Кони бегут)
«Атлар чаба (Кони бегут)» — Айдар Сулейман. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:32. Жанр — Поп.
