Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Күзлəрең куркусыз елтырый Күзлəрдə кара юк — гел томан Чакырам — килмисең: син кыргый, — Томанда йөрергə чакырам Тынлыкка тиң түгел ялвару Бөтен җан калтырый тавыштан Тавышың! Иң ерткыч җанвар ул Эч каным! Башкага багышлан! Керфеклəр артына җанны түк, Уеңда адашыйм: аһ, кызык! Берсүзсез дəшкəнне ишетү Һəм җавап кайтармау — кансызлык Дəшмичə җиллəтеп сер исен, Караңгы карашың үзгəргəн Адаштым. Син бəлки килерсең Томаның җыярга күзлəрдəн… Тынлыкка тиң түгел ялвару Бөтен җан калтырый тавыштан Тавышың! Иң ерткыч җанвар ул Эч каным! Башкага багышлан!
Zarina — Томаннар
«Томаннар» — Zarina. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:16. Жанр — Поп.
