Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Җилләр кайчак сала егып Чәчләр юлда кала тузып Йөрәк кенә ала сызып Гомерләр дип бара узып Әйдә безнең гомеркәйләр узса узсын Әйдә безнең йөрәккәйләр тузса тузсын Безнең йөрәк ялкынының Җылысын да тоймаганнар Сагынырлык бер җыр булсын Гомерләр ул аккан судай Суларның да ташканыдай Ургып, шашып акканыдай Ташка илтеп какканыдай Әйдә безнең гомеркәйләр узса узсын Әйдә безнең йөрәккәйләр тузса тузсын Безнең йөрәк ялкынының Җылысын да тоймаганнар Сагынырлык бер җыр булсын Ташка какса да түзәбез Башка басса да йөзәбез Ташкында шашып көләбез Яшәү мәңге дип беләбез Әйдә безнең гомеркәйләр узса узсын Әйдә безнең йөрәккәйләр тузса тузсын Безнең йөрәк ялкынының Җылысын да тоймаганнар Сагынырлык бер җыр булсын
Закир Шахбан — Гомеркэйлэр узса узсын
«Гомеркэйлэр узса узсын» — Закир Шахбан. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 3:24. Жанр — Этническая.
