Текст песни
Для этой песни доступен текст без караоке-подсветки.
Озак күрми торсам күң(е)лем тула, Очар коштай җаным талпына. Нидер җитми кебек көннәремә, Күңелкәем өз(е)леп сагына. Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп, Кадерләп-кадерләп яшәрбез. Йөрәкләрнең түрләреннән чыккан, Назлы сүзләр белән дәшәрбез. Балаларым,газизләрем, диеп, Һаман да кайгыртып яшисең. Булышасың, тырышасың бит син, Безнең өчен барсын эшлисең. Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп, Кадерләп-кадерләп яшәрбез. Йөрәкләрнең түрләреннән чыккан, Назлы сүзләр белән дәшәрбез. Бәхет-шатлык, куанычта яшәп, Балкып килсен гомер язларың. Олы хөрмәт хисе белән бәйләп, Теләк тели ул һәм кызларың. Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп, Кирәк һәрчак әйтер сүзләрең. Кояш кебек гел дә, гел дә шулай, Балкып торсын нурлы йөзләрең.
Эльвира Мифтахова — Әни, бәгърем
«Әни, бәгърем» — Эльвира Мифтахова. Читайте текст песни, слушайте запись онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:16. Жанр — Поп.
