Текст песни
Айлы кичләрне хәтерлисеңме Хәтерлисеңме кайнар хисләрне? Суытмадыңмы, сулытмадыңмы Әле синдә дә яшьлек исәнме? Хәтерлисеңме, онытмадыңмы? Онытма берүк. Хәтерлә берүк Искә алганда - бар да яңара Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек Хәтерлисеңме аяз күкләрне Шул аяз күктә кояш көлгәнне? Хәтерлисеңме шат күңелләрне Нурына төргән көләч көннәрне? Хәтерлисеңме, онытмадыңмы? Онытма берүк. Хәтерлә берүк Искә алганда - бар да яңара Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек Хәтерлисеңме ал хыялларның Ак болытларга тиеп узганын Хәтерлисеңме безнең дөньяның Оҗмах шикелле көннәре барын Хәтерлисеңме, онытмадыңмы? Онытма берүк. Хәтерлә берүк Искә алганда - бар да яңара Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек
Зульфира Мирзаянова — Хэтерлисенме
«Хэтерлисенме» — Зульфира Мирзаянова. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:30. Жанр — Поп.
