Текст песни
Син туганда балакаем, Яңа йолдыз табынды. Әниең белән көттек без, бик озак Шул ал таңны. Ничек синсез яшәгәнебез, Тоякты дөньяларда. Син яңарттың бәхетләрне, Колынчагым кыз балам. Кызым сине кояш үзе, иртән торып Уята. Керфекләрең арасыннан, Бар җихан сулыш ала. Ялтыр ай сиңа омтыла, баештан таңга Тиклем. Нурларын сибеп югала, чибәрлегең Шул тиклем. Туган көннән туең аша, Сакладык җил-давылдан. Сине бүген озатабыз, гүзәлле Тормышыңа. Фәрештәләр канат кагып, Торсын башычларыңда. Тик бәхетләр, тик шатлыклар, Юлдаш булсын юлыңда. Кызым сине кояш үзе, иртән торып Уята. Керфекләрең арасыннан, Бар җихан сулыш ала. Ялтыр ай сиңа омтыла, баештан таңга Тиклем. Нурларын сибеп югала, чибәрлегең Шул тиклем. Әниеңнең яшь чагыдай, Торасың күз алдыда. Аныкыдай карашларың, Хәтерләтә барсын да. Горлылык та, сагыш та бар, Күз яшьләрендә безнең. Кайчан гына үсеп җиттең, Син колынчагым минем. Кызым сине кояш үзе, иртән торып Уята. Керфекләрең арасыннан, бар җихан сулыш Ала. Ялтыр ай сиңа омтыла, Баештан таңга тиклем. Нурларын сибеп югала, чибәрлегең Шул тиклем.
Анвар Нургалиев — Кызым
«Кызым» — Анвар Нургалиев. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 4:16. Жанр — Поп.
