Текст песни
Нигез йортта Утлар сүнгән. Тәрәзәдә ятимлекнең шәүлә күләгәсе. Саубуллашу. Күңел кычып елый нигез йортның Юан бүрәнәсен. Тәрәз төпләрендә гөлләр иде. Озатып калган, каршы алган пар күз көтә Иде. Иде. Тәкъдир шушы йортка ачылмаска диеп йозак салган. Кагылма син, язмыш, Япма ул капканы. Минем анда балачагым калган. Кәнфит кәгазьләре җыйган чагым, Әтәч талар диеп уйлауларым, Бабакайның кәҗәм атайында урам каткан агы Санауларым, Әбикәйнең тавыкларга пешкән бәрәңгесен ашап йөргән Чаклар Минем әле елый белмәгән чак, Минем чырык-чырык көлгән чаклар. Көтү каршыларга йөргән вакыт. Сарыкка дип алып чыккан ипи телемнәрен капка Төбендәге бүрәнәдә изде әле. Дәмләп кимергәнем Бабакайның печән чапкан мәле. Печән тулы җиләк, яшел борчак минем әле елый Белмәгән чак, минем әле әби-бабайлы чак. Әбикәйле, бабакайлы булып ничә онык уйнап үскән Идек. Шул ишекне кайгы кайрып керде. Хәтирәләр калды җан нәтереп. Әле төзеп була иде. Бабакайсыз өйдә әбикәй бар иде. Бер ел элек капка ябылганда борылып карыйм, Тәрәзәдән Әбикәем кар кебек. Бикле капка, ятим тәрәзәләр, бу телмерү шашып Сагынудан. Нигез йортта йозак. Гомер китабымның бу битләре мәңге Ябылдылар. Ильмира Жәлилова.
Алмаз Мирзаянов — Нигез йорт
«Нигез йорт» — Алмаз Мирзаянов. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 2:35. Жанр — Spoken Word.
