Текст песни
Әни килде. Шәһәр читлегенә кереп тулды авыл һавасы. Јылы җәйләр, мәтрүшкәләр исе. Мине аңлар авыл баласы. Әни килде. Әйтерсең лә бүген кунак миндә бөтен Авылым. Берәү туган, берәү малын суйган, Кемдер урнаштырган ул кызын. Сөйли әни авыл хәбәрләрен. Җанга рәхәт, тыныч әңгәмә. Урамда кыш, урамда җил елый. Төн сарылган карлы тәрәзгә. Әни миңа ак оекбаш бәйли, кулларына күзләр Иярми. Бер әни дә гәзиз баласының өшеп йөрүләрен Теләми. Бездә җылы, бездә җәйләр кунак, Кояш булып әни елмая. Төнләр, җилләр куркыта аламыни, Янәшәңдә Әни булганда? Үткәнемнең бер бәхетле киче. Өстәлемдә Авыл күмәче, икмәк исе, Мәтрүшкәләр исе. Каятасы иде Әниемне, Каятасы иде шул кичне. Рәмзия Ғәбделхакова.
Алмаз Мирзаянов — Эни килде
«Эни килде» — Алмаз Мирзаянов. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 1:48. Жанр — Spoken Word.
