Текст песни
Сен язмыйсың, Ә мин көн дә хатлар язам. Көн дә язам, сиңа язам мин. Котылгысыз бер мәҗбүри эшкә әйләндереп киткән жазам Бу. Көн дә язам. Төшдә ниләр күргәнемне язам. Житәкләшеп икәү йөргәнен, Күк күкрәтеп кара болыт килгәч, икебез ике якка Йөгөргәнен. Язам язлар булганын, агыйделнең яры тулганын. Май уртасы җиткәч, кырау төшеп, Алма чәчкәсенең тулганын. Күршедә бала тулганын язам. Тәүге тапкыр көлгәнен язам. Ялгыз калган аккошларның ничек батырларча үлгәнен Язам. Бергә чаклар шундый рәхәт иде, Аерылулар яман дип язам. Элеккечә мин яратам сине, мин синеке һаман дип Язам. Син язмыйсың, Ә мин көн дә язам. Бер көнне дә язмый калганым юк. Калганым юк. Тик берсен дә сиңа салганым Юк. Әнвәр Апнабаев.
Алмаз Мирзаянов — Кон дэ хатлар язам
«Кон дэ хатлар язам» — Алмаз Мирзаянов. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 1:27. Жанр — Spoken Word.
