Текст песни
Туган җирең Идел буе. Һәр телнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, җырдай моңлы татар Теле. Ак алъяпкыч бәйләсәләр, өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат, чырайлы, якты йөзле Татар теле. Халкын кебек уңган да син, хезмәттә син көне-төне. Ир-егетләреңдәй дәртле, гыйбрәтле син Татар теле. Яндың да син, туңдың да син, ни эшләтмәде Язмыш сине? Дөньяда күп нәрсә күрдең, әй мөкәддәс Тукай теле. Төрмәләргә дә яптылар, Җәлил белән бергә сине. Төрмәләрдә дә килмешәк булмадың син татар теле. Зинданнарны йырып чыктың, ялкынланып чыктың кире. Хәтта фашист тегермәне тарта алмады анда сине. Әй син батыр татар теле.
Алмаз Мирзаянов — Татар теле
«Татар теле» — Алмаз Мирзаянов. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 1:24. Жанр — Spoken Word.
