Текст песни
Мин беркөнне кинәт үлеп киттем. Шундый рәхәт, шундый күңелле. Үле гәүдем тере чәчәкләргә, мактауларга, Данга күмелде. Дошман дигәннәрем дус булдылар. Керфекләре яшкә чыланды. Газеталар кара кайгы белән сурәтемне басып чыгарды. Исемемне Алла исемедәй кабатлыйлар яхшы сыйфаттан. Иң кадерле изге бер йөк сыман күтәрәләр мине Чиратлап. Эшләпәсен салган министрлар, зафлар, Замнар, җәяу атлыйлар. Көн аралаш сүккән тәнкыйитчеләр баш очыма басып Мактыйлар. Гомер буе мин язганмын имеш почти гениальный Әсәрләр. Мин үлгәч тә шушы әсәрләрем миңа Һәйкәл булып яшәрләр. Хәтта хатын мактый. Эчмәгәнмен, күләйт итмәгәнмен, Уңганмын. Алтын кебек кеше булганмын бит. Үлеп кенә әрәм булганмын. Әй, мактыйлар мине, әй, данлыйлар. Артистлар тыңлап көнләшә. Кеше үзенең бөек икәнлеген кайчан белер Иде үлмәсә? Әнгам Атнабаев.
Алмаз Мирзаянов — Тош
«Тош» — Алмаз Мирзаянов. Читайте текст песни и подпевайте с караоке-подсветкой: строки текста подсвечиваются в такт музыке. Слушайте онлайн бесплатно или скачайте mp3. Длительность записи — 1:36. Жанр — Spoken Word.
